Балаларга фатыйха

Кошларга да канат үскәч,
Канатларга куәт күчкәч.
Калдыра бит туган оясын.

Әткәй, әнкәй өчен бала
Һәрчак сабый булып кала,
Язмышыгыз берүк аясын.

Ата-ана уе — бала,
Баланыкы чиксез дала
Фатыйхалар алып китегез.

Иманлы үтсен көнегез,
Яктылык сипсен йөзегез,
Намус белән гомер итегез.

Чакыралар киң офыклар,
Җемелдәшеп яна утлар,
Көтә сезне барыр юлыгыз.

Борчылса да безнең күңел,
Янда тоту мөмкин түгел.
Тик бәхетле генә булыгыз!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (16 голосов)
« »