Туфрагыңа, әнкәй, гөлләр чәчтем,
Сулар сибеп таңнар атканда.
Тыныч йокы берүк теләсеннәр,
Алар сиңа кояш батканда.
Кояшым, дип миңа дәшә идең,
Син бит үзең кояш булгансың.
Гомрең буе янып, сүрелмичә,
Күңелемә назлар салгансың.
Хатларымны көндә язар идем,
Син аларны барыбер алмассың.
Чәчләреңнән сыйпап, балам, диеп
Сагышларым баса алмассың.
Кояшым, дип миңа дәшә идең,
Син бит үзең кояш булгансың.
Гомрең буе янып, сүрелмичә,
Күңелемә назлар салгансың.
Рәхмәт, әнкәй, мәңге рәхмәт сиңа,
Ярый әле төшкә керәсең.
Сагну-сагышлары басылсын, дип,
Юатуың шулдыр, күрәсең.
Кояшым, дип миңа дәшә идең,
Син бит үзең кояш булгансың.
Гомрең буе янып, сүрелмичә,
Күңелемә назлар салгансың.