Үгетләмә мине

Категория: көе һәм сүзләре

Мамык кебек йомшак
Ак кар яуган чакта
Мин эзләдем сине — тапмадым. —
Көт, кайтырмын, — диеп,
Кулың бирдең миңа,
Ә нишләптер үзең кайтмадың.

Үгетләмә мине, иркәм,
Шаярырга инде җитәр.
Күңелем хәзер синнән суынды.
Мине бүтән табалмассың,
"Ярым син!" дип әйталмассың,
Синнән хәзер өметем өзелде.

Кайтмавыңны белдем мин,
Кыен булды — түздем мин.
Йөрәгемә куштым сабыр итәргә.
Үкенеп хатлар язасың син,
"Кичер мине, гафу ит!" дип,
Мөмкинме соң гафу итәргә?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »