Добавлено Азат в ЧТ, 15/12/2011 - 09:18
Бер мизгел ялгый үткәнне,
Киләчәк белән.
Ул гомер дип исемләнгән,
Элек-электән.
Яшик әле гомеркәйнең
Кадерен белеп.
Ходай биргән һәр минуттан,
Бәхетләр үреп!
Һәр минуты,һәр сикунды,
Кадерле аның.
Алда якты мизгелләрең,
Талпынсын җаның.
Бирешмичә үт юлыңның
Карасын-агын.
Бел,син бәхетле баласы,
Якты дөньяның!