Гөлнәзирә (өченче вариант)

Күршебезгә кунак килгән,
Инде нихәл итәек (итәем)?
Тукмак койрык кара бәрән
Суйып, кунак итәек (итәем).

Ай (һай), иелми, бөгелми,
Матур баса түгелме,
Матур басып биегәндә,
Күңел ача түгелме,
Матур басып биегәндә,
Күңел ача түгелме.

Сулар ага арыктан,
Кызлар карый ярыктан,
Сикереп төшеп биер идем,
Ояламын халыктан.

Ай, иелми, бөгелми,
Матур баса түгелме,
Матур басып биегәндә,
Күңел ача түгелме,
Матур басып биегәндә,
Күңел ача түгелме.

Җир җиләге пешкән чакта
Сайлап ашап булмады,
Язгы сабан туйларында
Очрашып та булмады.

Ай, иелми, бөгелми,
Матур баса түгелме,
Матур басып биегәндә,
Күңел ача түгелме,
Матур басып биегәндә,
Күңел ача түгелме.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Гөлнәзирә»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »