Чанага да җиктер атны,
Бер әйләнеп йөреп кайтим.
Алып бирче кәгәз, кәләм,
Азаматка бер җыр язим.
Ераклардан, ай, күренгән
Ирәндеккәй тауның ак ташы.
Кайда бармый, ниләр күрми
Ир-егеткәй белән ат башы.
Ир-азамат менгән атның
Бәкәлләре аның ак булыр.
Асыл егет кайда йөресә дә
Кылган эше аның хак булыр.
Варианты песни
Бу җыр Абдулла Солтанов, Венер Абдуллин, ВИА Азамат, Зәки Мәхмүтов, Илфак Смаков, Камил Вәлиев, Мәгафүр Хисмәтуллин, Рәис Вәгыйзов, Фәдис Ганиев, Хәсән Усманов репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 05/01/2012 - 22:25
«
»