Мулла авыл көе

Алма бакчасына кереп,
Алмага аверелдең мәллә?

Матурлык өлешкән чакта
Алдан йөгердең мәллә?

Сөям иркәм мин сине лә,
Син сөясеңме мине?

Йөрәгемнең тартмасына,
Салып куям мин сине.

Минем иркәм матур инде,
Күзе дә зәңгәр инде.

Күзләре дә зәңгәр инде
Үзе дә зәһәр инде.

Өфеләргә барсаң дустым,
Агыйдел буен буйла.

Аяз көнне яңгыр яуса,
Мин сагынган дип уйла.

Агыйделгә басма салдым,
Тар булды, төшә күрмә.

Сагынулар җилкедерә,
Кош булып оча күрмә.

Ал салыймме, гөл салыймме,
Аклы күлмәкләремә.

Кар кабыймме, су кабыймме,
Янган йөрәкләремә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »