Добавлено Almaz в СБ, 07/01/2012 - 23:03
Күңелемә яз чорналган,
Хисләр таша ярлаына.
Йөрәгемнең — шатлыкта мы?
Йөрәгемнең — шатлыкта мы?
Җилкенгәндә сиңа таба.
Хыялларым бөреләнгән,
Яфракларын ярыр сымак.
Уйларымның — туйларына,
Уйларымның — туйларына,
Хыял кошың кайтыр сымак.
Сөюемә наз чорналган,
Йөзәм хыял диңгезендә.
Тик шунысы — шушы язым,
Тик шунысы — шушы язым,
Синсез үтә, синсез генә.