Бәхетле көнем бул

Кош булып барырмын сиңа,
Җаныңда тирәк булса.
Өзелексез (Кош булып) сайрап торырмын
Җаныңа кирәк булсам.

Яңгырлар булып явырмын,
Яшнәрмен яшен булып.
Түгелермен күзләремнән
Бәхетле (шатлыклы) яшен булып.

Калырмын синең гомерлек
Алыңда гөлең булып.
Син, бер гәнә, кара мине
Бәхетле көнем булып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар « »