Маһисәрвәр

Челтәрле дә бал савытлы чын-чынаяк, Әсмәбикәй,
Тотма читләреннән дә, Маһисәрвәр, әй, ыуалыр,
Тотма читләреннән, Маһисәрвәр, әй, ыуалыр.

Бәхетсез дә булганда ир-егеткәй, Әсмәбикәй,
Чит илләргә китептәй, Маһисәрвәр, әй, югалыр,
Чит илләргә китептәй, Маһисәрвәр, әй, югалыр.

Туп-туп кына баскандай туратымның, Әсмәбикә,
Тук буйкайларында, Маһисәрвәр, әй, төяге;
Тук буйкайларында, Маһисәрвәр, әй, төяге.

Утларда ла янмастай, суда батмас, Әсмәбикә,
Батыр егеткәйнең дә, Маһисәрвәр, әй, сөяге;
Батыр егеткәйнең дә, Маһисәрвәр, әй, сөяге.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Маһисәрвәр»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »