Бәхет алмасы

Елгарым да, саллар да.
Тибрәлдем йөзә алмадым.
Су буеннан зәңгәр чәчәк
Эзләдем табалмадым.

Бәхет алмасы биек тә
Үрелдем алалмадым.
Пар миләштәй парлымын да
Тик назлар табалмадым.

Үзе сайлаган язмышымның
Юллары бүтән иде.
Бүгенгедәй үткәненә
Гомерләр узса иде.

Кояш баешына бара
Гомерем агышлары.
Яна сүнәрлек түгел шул
Яшьлегем ялгышлары.

Зәңгәр сирень чәчәкләре
Ник җилләдә тирбелә.
Бүгенгедәй, үткәненә
Үзәкләрем өзелә.

Бәхет алмасы биек тә
Үрелдем алалмадым.
Пар миләштәй парлымын да
Тик назлар табалмадым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.1 (8 голосов)
« »