Мәңгелек мәхәббәт (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Мәңгелек мәхәббәт, әнинең күзләре,
Юлларга әйтелгән әтинең сүзләре.

Шунысы үкенеч, соң гына аңлыйбыз,
Күңелнең аклыгын, күзләрнең сафлыгын.
Күзләрнең сафлыгын.

Җиңел булмый язмыш, ул сулы-кәртәле,
Тормыш күперләрен үтәсе бар әле.

Тормыш юлларымда, янымда үзләре,
Әнинең күзләре, әтинең сүзләре.
Әтинең сүзләре.

Кайда гына ташласа, үземне язмышлар,
Картаеп, ашыгып үтәсе дә яз-кышлар.

Һәр вакыт хәтердә, саклармын үзләрен,
Әнинең күзләрен, әтинең сүзләрен.
Әнинең күзләрен, әтинең сүзләрен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »