Ерактагы якташ җыры (Сагынамын туган якларымны)

Сандугачлар моңлы сайрадымы?
Әллә курай моңы агылды?
Күңелемнең нечкә кылларына
Үзәк өзгеч сагыш сарылды.

Төшләремдә күреп уянамын
Акчарлаклы иделкәемне.
Сагынамын туган туфрагымны,
Сагынамын газиз илкәйне.
Төшләремдә күреп уянамын
Акчарлаклы иделкәемне.
Сагынамын Татарстаным сине,
Сагынамын газиз илкәйне.

Чит җирләрдә булган эчәр суын
Ниләр күреп ерак киткәнмен?
Туган җирдән, яшәү бәхетеннән,
Үз үземне мәхрүм иткәнмен.

Төшләремдә күреп уянамын
Акчарлаклы иделкәемне.
Сагынамын туган якларымны,
Сагынамын газиз илкәйне.

Үкенүләр авыр газап икән,
Туган туфрак гафү итәрме?
Кайта алсам, җилләр назлап кына,
Иңнәремнән сөеп хисерме?

Төшләремдә күреп уянамын
Акчарлаклы иделкәемне.
Сагынамын туган туфрагымны,
Сагынамын газиз илкәйне.
Төшләремдә күреп уянамын
Акчарлаклы иделкәемне.
Сагынамын Башкортстанымны мин,
Сагынамын газиз илкәйне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (3 голоса)
« »