Картайма әле, әнкәй

Категория: көе һәм сүзләре

Инде чәчләрем дә, агарды димә
Уйлама, әнкәй, картлык турында.
Болында үскән чәчәкләр кебек
Җыелдык, әнкәй, синең яныңа.

Картайма әле, әнкәй, картайма әле
Син бит безнең йөрәк җылысы.
Үтте гомерләр дип, кайгырма әле
Безгә әле гөрләп яшисе.

Бишек җырларын, безгә җырладың
Үстердең безне, сөйдең, назладың.
Таралыштык без, төрле якларга,
Без барыбыз да, рәхмәтле сиңа.

Картайма әле, әнкәй, картайма әле
Син бит безнең йөрәк җылысы.
Үтте гомерләр дип, кайгырма әле
Безгә әле гөрләп яшисе.

Әле дөнъяда бар бит әнкәйләр,
Сакларга кирәк безгә аларны,
Картаймасыннар, мәңгегә алар
Әнкәйләр безнең, тормышның яме.

Картайма әле, әнкәй, картайма әле
Син бит безнең йөрәк җылысы.
Үтте гомерләр дип, кайгырма әле
Безгә әле гөрләп яшисе.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.9 (9 голосов)
« »