Бергә чакларда

Кошларның да пары бар,
Көннәрнең дә таңы бар;
Миһербансыз кыланмагыз,
Толларның да җаны бар.

Канатлар алтын икән,
Йөрәкләр ялкын икән
Бергә чакларда.
Дөнья түгәрәк икән,
Җаннар күбәләк икән
Бергә чакларда.

Ярларны сулар кага,
Ялгызлар суга бага.
Ялгызлыктан качар идем
Суларга ага-ага.

Канатлар алтын икән,
Йөрәкләр ялкын икән
Бергә чакларда.
Дөнья түгәрәк икән,
Җаннар күбәләк икән
Бергә чакларда.

Шикле караш, явыз караш —
Йөрәкләрне теләдер.
Ялгызларның авыр хәлен
Тик татыган беләдер.

Канатлар алтын икән,
Йөрәкләр ялкын икән
Бергә чакларда.
Дөнья түгәрәк икән,
Җаннар күбәләк икән
Бергә чакларда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (12 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »