Янма, йөрәк, сызма, күңел

Янма, йөрәк, сызма, күңел,
Өзгәләнмә, җан гынам.
Күк айкала, җир чайкала,
Сынма, рухым, бул чыдам!

Халкыңны күр, хәленә кер,
Мәрхәмәт кыл, суз кулың.
Чыңласын саз, җырларың яз,
Аңа бир бар җан җылың.

Дан димә син, мал димә син,
Кайт син халкың янына.
Тынмасын саз, җырларың яз,
Манып йөрәк каныңа…

Бер көн җитәр, давыл үтәр,
Нурланып ал таң туар.
Җылы язлар җаның назлар,
Ләйсән яңгырлар юар.

Ышан, күңел, ерак түгел,
Җитәр ул көн, бер җитәр.
Туган халкың яклар хакың,
Саклар исемең, үз итәр…

Голосов пока нет
« »