Сөю җыры (беренче вариант)

Беркем сине миндәй яратмас,
Беркем сиңа миндәй җан атмас.

Яратмас, җан атмас,
Өзелеп-өзелеп теләсә дә,
Җаннар атып һич ярата алмас.

Беркем синең җаның була алмас,
Беркем синең ярың була алмас.

Була алмас, була алмас,
Өзелеп-өзелеп теләсә дә,
Күңелеңә җырдай тула алмас.

Беркем сине миндәй сөя алмас,
Юлларыңа чәчәк өя алмас.

Чәчәкләр өя алмас,
Өзелеп-өзелеп теләсә дә,
Миндәй өзелеп сине сөя алмас.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »