Добавлено Almaz в ВС, 18/03/2012 - 22:14
Җырларга мин шәптән түгел, дуслар,
Тик мин җырны үлеп яратам.
Бөтен шатлыгымны җырга салам,
Кайгымны да җырлап таратам.
Әллә ничек якын туган моңнар,
Бигърәк матур, бигърәк сагышлы —
Тау юллары кебек урау-урау,
Дала кебек иркен агышлы.
Моң-зарлары ата — бабаларның
Йөрәк ярып чыккан җыр булып,
Яшәп килгән буын — буынарга
Җырда өмет якты нур булып.