Ало, әнкәй, ишетәсеңме? Таныдыңмы балаңны?
Телефон араларында тоям җылы тыныңны.
Тавышыбыз телефонның тимер чыбыкларында,
Беребез кояш баешында, беребез чыгышларында.
Әнкәемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне:
“Кайгыртмича, яшәп бергә иде, йөрәккәемне.”
Телефоннан сөйләшүләр күңел елату гына.
Сагынуларны басу микән, әллә уяту гына.
Тавышыбыз телефонның тимер чыбыкларында,
Беребез кояш баешында, беребез чыгышларында.
Әнкәемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне:
“Кайгыртмича, яшәп бергә иде, йөрәккәемне.”
Көтәсең хәбәребезне кайларда йөрмәсәктә.
Син керәсең хәлебезгә без керә белмәсәктә.
Тавышыбыз телефонның тимер чыбыкларында,
Беребез кояш баешында, беребез чыгышларында.
Әнкәемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне:
“Кайгыртмича, яшәп бергә иде, йөрәккәемне.”
Әнкәй, туган көнеңдә барыбызда без бергә.
Телефоннар да ял итсен, ял итсендәр бүгенгә.