Ашхабад

Әй, дусларым, дусларым ла,
Дусларым бәгъерләрем.
Сез дуслардан аерылсам,
Ялгыз башым нишләрмен.

Алма булса, шундый булсын,
Бересен бишкә бүләрлек.
Дустың булса, шундый булсын,
Синең өчен үләрлек.

Китә казлар, китә казлар,
Китә казлар еракка.
Сез дусларны охшатамын
Пешкән виноградка.

Уйсу җирдә дым була,
Дым бар җирдә су була.
Яшь вакытта уйна (аша) да көл (эч),
Картайгачтың соң була.

Урман эчләрендә урман,
Ничек чыгармын инде?
Сез дуслардан аерылсам,
Ничек чыдармын инде?

Чылтрап аккан чишмәләрдә,
Туктыйк әле дусларым.
Чишмә кебек моңландырып,
Җырлыйк әле дусларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »