Сирень гөлем — йөрәк серем

Бакчабызны ямьгә күмеп,
Чәчәк атты сирень.
Аңлар микән, сөйгән кешем,
Йөрәгемне минем.

Сирень — сирень, сирень гөлем,
Бердән — берем минем.
Бердән — берем генә түгел,
Йөрәк серем минем.

Сирень кебек серле булсын,
Сөю гөлем минем.
Сөю гөлем сулдырмасын,
Хыянәтең синең.

Сирень — сирень, сирень гөлем,
Бердән — берем минем.
Бердән — берем генә түгел,
Йөрәк серем минем.

Күз карасыдай сакла син,
Мәхәббәтең, гөлең.
Шунда бәлки син аңларсың,
Йөрегемнең серен.

Сирень — сирень, сирень гөлем,
Бердән — берем минем.
Бердән — берем генә түгел,
Йөрәк серем минем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »