Мин ышанам таңнарга

Категория: көе сүзләре

Күпме таңнар сөеп уятты да,
Төннәр булып качып киттеләр.
Маңгаема еллар бер-бер артлы
Каеп-каеп чигү чиктеләр.

Кеше бәхетеннән көнләшмимен,
Кеше кайгысыннан көлмимен.
Көзен чәчкә аткан агач курсәм,
Яз килгән, — дип шаулап йөрмимен.

Таңнарның да төнгә әйләнгәнен
Вакыт та бит инде аңларга.
Тик һаман да бала чактагыча
Мин ышанам әле таңнарга.

Кеше бәхетеннән көнләшмимен,
Кеше кайгысыннан көлмимен.
Көзен чәчкә аткан агач курсәм,
Яз килгән, — дип шаулап йөрмимен.

Йөрәк җырларымны дога итеп
Таң нурына төреп таратам.
Мин бит якташ, телдәш, моңдашларны
Ихлас сөю белән яратам.

Кеше бәхетеннән көнләшмимен,
Кеше кайгысыннан көлмимен.
Көзен чәчкә аткан агач курсәм,
Яз килгән, — дип шаулап йөрмимен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »