Бөтенләйгә инде еракларга
Пар аккошлар киткән бу күлдән;
Мин дә китәм инде
Шул якларга карап,
Тик үкенмәм микән, үкенмәм?
Мин дә китәм инде бу яклардан
Көймәләрдә ялгыз күлләрдә…
Армас микән кулым,
Талмас микән кулым
Ишкәкләрне ялгыз ишкәндә?..
Ул да минем кебек саргаймасын
Гүзәл кошым минем, аккошым.
Аннан башка бәхтем
Ярты гына минем,
Ничек итеп аны онытасың?!.
Варианты песни
Бу җыр Азамат Гафаров, Гөлчәчәк Шәрипова, Зөфәр Хәйретдинов, Ирек Ногманов, Рөстәм Маликов, Фидан Гафаров репертуарында бар
«
»