Добавлено Almaz в ЧТ, 29/03/2012 - 22:37
Эх, сагындым авылымны,
Сызылып аткан таңнарын,
Тугайларын, урманнарын,
Күңелле бала чагын.
Кил каршыма туган авылым
Өзелеп сине сагындым.
Араларда озын юллар,
Көннәр үтә сизелми.
Эх, сагындым әткәй-әнкәй,
Күрәсем килә сезне.
Кил каршыма туган авылым,
Өзелеп сине сагындым.
Кайтыр идем туган авылым
Яшьлегемне сагынып.
Күңелемдә тулы сагыш,
Очар идем кош булып.
Кил каршыма, туган авылым,
Өзелеп сине сагындым.