Авыл урамыннан гармун үтә

Ераклаша гармун, китә-китә,
Ындыр аша болын юлы бар.
Кай арада яшьләр чыгып китә,
Искәрми дә кала олылар.

Авыл урамыннан гармун үтә,
Кайларгадыр әйди, чакыра.
Кайлардадыр ишек ачылып китә,
Кайлардадыр капка ачыла.

Кызлар күңеле ничек түзеп торсын
Болыннарга гармун әйдәгәч?
Ялгыз яшьлек — яшьлек буламыни,
Таңга кадәр җырлап йөрмәгәч?

Авыл урамыннан гармун үтә,
Кайларгадыр әйди, чакыра.
Кайлардадыр ишек ачылып китә,
Кайлардадыр капка ачыла.

Болын буйларында яшьлек үтә.
Һәрбер якның яңа җыры бар.
Яшьлек вакытларын уйлый-уйлый
Йоклый алмый ята олылар.

Авыл урамыннан гармун үтә,
Кайларгадыр әйди, чакыра.
Кайлардадыр ишек ачылып китә,
Кайлардадыр капка ачыла.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (11 голосов)
« »