Ак бүре

Әкияттәге ак бүре,
Ул безнең якта гына,
Ак бәхетләр алып килсен
Ул кирәк чакта гына.

Безнең якта күңелләрнең
Изге төре, ак төре.
Ак бәхетләр алып кил син
Әй, Ак бүре, Ак бүре.

Безнең якта җырлы урман,
Керсәң, җырлата торган,
Оҗмах кошлары сайрыйдыр,
Яңгырап тора җырдан.

Авылымның гүзәллеге
Әкияттән ким түгел,
Әллә шуңа, әллә шуңа
Яратмый мөмкин түгел.

Изге сулы чишмә ага
Авылым уртасыннан,
Бер генә авыз итсәң дә,
Бәхетләр арта сыман.

Безнең якта күңелләрнең
Изге төре, ак төре.
Ак бәхетләр алып килче
Әй, Ак бүре, Ак бүре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.2 (6 голосов)
« »