Кайгыдан арала

Категория: көе сүзләре

Бик ансат, бик ансат
Таптым яр мин сине.
Бик ансат сөйләштек, таныштык.
Бик ансат, бик ансат
Сөештек, яраштык.
Бик ансат табыштык, кавыштык.

Яшәүләр җыр сыман,
Шатлыклар нур сыман.
Без күктә очкан кош түгелме?
Җиңеллек, җиңеллек.
Ләкин ник җиңелдек,
Ни кырды канатын күңелнең?
Җиңеллек, җиңеллек.
Ләкин ник җиңелдек,
Ни кырды канатын күңелнең?

Күңелдә бердәмлек,
Тормышта бергәлек,
Иптәшлек, юлдашлык ник янды?
Син уңга, мин сулга,
Син утка, мин суга
Ник, ярым, кинәттән ташландык?

Әй авыр, әй авыр,
Әй авыр йөрәккә.
Мең пычак төннәрен кадала.
Ни булды соң безгә,
Мәхәббәтебезгә?
Я Раббым, кайгыдан арала.
Ни булды соң безгә,
Мәхәббәтебезгә?
Я Раббым, кайгыдан арала.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (7 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »