Картуф

Ак сусарлар хәбәр бирә
Судагы кондызларга.
Мин сагынсам, айга карыйм,
Син кара йолдызларга.

Алларыма җыеп алдым
Карурман миләүшәсен.
Нурлы йөзләреңә карап,
Бар микән серләшәсем?!

Алтын ияр, атлас мендәр
Килешә җирән кашкага.
Мин сагынсам, чыгып карыйм
Сайрый торган кошларга.

Карурманга кергән чакта
Карадым мин каерылып.
Карамадым мин каерылып,
Дустым калды аерылып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.9 (25 голосов)
« »