Мин — умырзая

Мәхәббәт дулкын,
Җаным ут ялкын.
Үз ягым якын,
Булса да салкын.

Гомер аз гына,
Сөю наз гына.
Мин — умырзая,
Бул син яз гына.

Яз кояшыннан,
Күңел нур җыя.
Ямьләнә дөнъя,
Сагышым — дәръя.

Гомер аз гына,
Сөю наз гына.
Мин — Умырзая,
Бул син яз гына.

Тормыш юлымда
Бул син яз гына.
Безнең бәхеткә
Бер адым гына.

Гомер аз гына,
Сөю наз гына.
Мин — умырзая,
Бул син яз гына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
« »