Бер кайтасы иде туган якка …

Менә тагы киттем еракларга,
Туган ягым, синнән аерылып.
Туган ягым, синнән аерылып,
Сөйгәнемне синдә калдырып.

Зәңгәр томаннар артында
Бик еракларда калсам да,
Мин җырлармын өзлеп — өзлеп
Туган ягым, сине сагынып,
Йөрәккәем әрнеп янганда.

Сагындырыр әле туган ягым,
Күк тирәкле елга буйлары.
Ямьле язда йөрәк җилкендереп,
Шаулап үткән сабантуйларын.

Зәңгәр томаннар артында
Бик еракларда калсам да,
Мин җырлармын өзлеп — өзлеп
Туган ягым, сине сагынып,
Йөрәккәем әрнеп янганда.

Бер кайтасы иде балачагым
Ялан аяк йөргән чагыма.
Бер кайтасы иде яшьлегемә,
Тәүге мәхәббәтем янына.

Зәңгәр томаннар артында
Бик еракларда калсам да,
Мин җырлармын өзлеп — өзлеп
Туган ягым, сине сагынып,
Йөрәккәем әрнеп янганда.

1979

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (10 голосов)
« »