Шатлыкларың торган онытылып,
Борчуларың булган җитәрлек.
Шуңа бәйрәмнәреңне җибәргәнсең
Тыйнак кына итеп үткәреп.
Әниемнең туган көне бүген,
Ярар инде, әни, елама.
Онытмадым, ничек инде онытыйм?
Йә, бер елмай, авыр сулама.
Каушап калган нурлы йөзләреңә
Ак яулыгын бигрәк килешә.
Борчылма әле син, болай да матур,
Гади күлмәк кигән килеш тә.
Әниемнең туган көне бүген,
Ярар инде, әни, елама.
Онытмадым, ничек инде онытыйм?
Йә, бер елмай, авыр сулама.
Кучтәнәчләр белән табын тулды,
Куанычлар күбрәк аннан да.
Җаныбызга җылы кояш булып,
Яшә, әни, шулай һаман да.
Әниемнең туган көне бүген,
Ярар инде, әни, елама.
Онытмадым, ничек инде онытыйм?
Йә бер елмай, авыр сулама.