Гомерне ашыктырабыз, бугай,
Атларны куабыз шикелле.
Талларда сандугач, инде бер сайрагач,
Әйләнеп кайтуы икеле.
Кырык эшең кырык якка ташлап,
Башла баштан узган гомерне.
Талларда сандугач, инде бер сайрагач,
Әйләнеп кайтуы икеле.
Гомерне ашыктырабыз, бугай,
Кәккүктән еллар санаттырып.
Яшьлегемә кайтып, тагын бер яратып,
Әйләнеп кайт таңнар аттырып.
Кырык эшең кырык якка ташлап,
Башла баштан узган гомерне.
Талларда сандугач, инде бер сайрагач,
Әйләнеп кайтуы икеле.
Бу җыр Азамат Гафаров, Айнур Абдуллин, Динар Зарипов, Зөһрә Шәрифуллина, Инсаф Мәрданов, Нәркис Зиннәтуллин, Равил Галиев, Ринат Рахматуллин, Руслан Хәсәнов, Фидан Гафаров репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 13/04/2012 - 20:39
«
»