Хәерче

Җир асты юллары чатында
Теләнеп хәерче утыра.
Бик мөшкел, аяныч хәлләре,
Кем бирер соң соңгы тиеннәрен?

Сәдака сорама, хәерче,
Замана да синең хәлеңдә.
Дәверләр чатында кул сузып,
Теләнеп утыра илем дә.

Анам кебек күргән ватаным,
Буш вәгъдәләр биреп алдадың.
Типсә тимер өзәр улларыңның
Киләчәген нигә урладың?

Сәдака сорама, хәерче,
Замана да синең хәлеңдә.
Дәверләр чатында кул сузып,
Теләнеп утыра илем дә.

Җир асты юллары чатында
Хәерче теләнеп утыра.
Бу фәхеш дөньялар, ресторан.
Кемдер ресторанда котыра.

Сәдака сорама, хәерче,
Замана да синең хәлеңдә.
Дәверләр чатында кул сузып,
Теләнеп утыра илем дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »