Сандугач сайравы шундый моңлы,
Күңелләрем йомшый да гына.
Сандугачым, нигә синең моңың,
Кайгыларны арттыра гына?
Сандугачым ташлама,
Чит илләр илгә очма.
Чит илләр бит сиңа чит,
Мында гына яшәп кит.
Күңелмне юатырга,
Җанымны җылытырга,
Бер туган да калмый бит.
Әллә син дә, кайгы — хәсрәтләрне,
Чыдый алмый, моңлы сайрыйсың.
Йөрәгемдә яткан газапларны,
Кечкәй җаның белән аңлыйсың.
Сандугачым ташлама,
Чит илләр илгә очма.
Чит илләр бит сиңа чит,
Мында гына яшәп кит.
Күңелмне юатырга,
Җанымны җылытырга,
Бер туган да калмый бит.
Көзләр җиткәч сандугачым китәр,
Кышлар бездә суык һәм озын.
Сандугач, моңыннан мәхрүм булып,
Мин калырмын ялгыз, ялгызым.
Сандугачым ташлама,
Чит илләр илгә очма.
Чит илләр бит сиңа чит,
Мында гына яшәп кит.
Күңелмне юатырга,
Җанымны җылытырга,
Бер туган да калмый бит.