Туган якны сагынам

Туган ягым сине сагынган да,
Җыр җырлыймын искә төшкәндә.
Ак каеннар кебек моңсулансам,
Ялгыз башым ерак җирләрдә.

Аккан сулар белән агар идем,
Әткәй — әнкәй сезнең якларга.
Мәшәкәтләреңне читкә куеп,
Кайтам әле туган авылыма.

Туган якның үләннәре исле,
Сандугачы моңлы сайрайдыр.
Ничек кенә язмышлары сала,
Туган яксыз яшәп булмыйдыр.

Аккан сулар белән агар идем,
Әткәй — әнкәй сезнең якларга.
Мәшәкәтләреңне читкә куеп,
Кайтам әле туган авылыма.

Әткәй — әнкәй, туган авылкаем,
Сагынам сезне искә төшкәндә.
Тауларымны, күлләремне сагынам,
Болындагы җиләк пешкәндә.

Аккан сулар белән агар идем,
Әткәй — әнкәй сезнең якларга.
Мәшәкәтләреңне читкә куеп,
Кайтам әле туган авылыма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »