Ходайдан бүләк

Безне кавыштырды Ходай,
Язмышларга булышып.
Син минем җылы кояшым,
Таза һавам, сулышым.

Матур яшик әле без парлап,
Кулны — кулга тотышып.
Син бит минем алма бакчам,
Ә мин сайраган кошым.

Өйнең нуры нигә син,
Айдан да син яктырак.
Бергә үткән көннәребез,
Шикәр — балдан татлырак.

Озак яшик әле без парлап,
Кулны — кулга тотышып.
Син бит минем алма бакчам,
Ә мин сайраган кошым.

Тормыш юлында терәк син,
Язмышыма зур рәхмәт.
Алтын — көмештән кыйбаты,
Күңелемә бәрәкәт.

Матур яшик әле без парлап,
Кулны — кулга тотышып.
Син бит минем алма бакчам,
Ә мин сайраган кошым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »