Кызым туе

Категория: көе сүзләре

Агымсулар кебек гомер узган,
Тоялмый да үткән ни ара.
Бүген кызым яңа тормыш башлый,
Бүген бездә гөрләп туй бара.

Кызым туе, кызым туе,
Дус-туганнар җыелган.
Кабатланмас бу табынга
Яшьлек юлы сузылган.

Сөю, назлар булып яшьлек тама,
Чыда, күңел, чыда, түз генә.
Кычкыралар: «Әче-әче!» — диеп
Тик бу бары татлы сүз генә.

Кызым туе, кызым туе,
Дус-туганнар җыелган.
Кабатланмас бу табынга
Яшьлек юлы сузылган.

Бу язмышнын шашып яшнәведер,
Мәхәббәтнен кабат балкуы.
Яшьлекләрдә яккан учакларның
Киләчәккә күчкән ялкыны.

Бердәнбер кызымның туенда,
Кодача-кодалар, биегез,
Бу безнең иң татлы мизгелләр,
Бу безнең бәхәтле көнебез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »