Добавлено Almaz в СР, 30/05/2012 - 13:20
Сагыштан саргайганнарга
Кайгырып көн-төннәрен.
Илтегез, җитез җилләрем.
Хуш исләрен гөлләрнең.
Назлап йомшак иркәләнә,
Сомгыл каен җилләргә.
Серләрен сөйлимен җилләргә —
Илтегез чит илләргә.
Шыбырлауын камышларның,
Сандугач тавышларын.
Гашыйкларның кавышканын,
Мәхәббәт сагышларын.
Назлап йомшак иркәләнә,
Сомгыл каен җилләргә.
Серләрен чишә җилләр дә —
Җиләләр чит илләргә.
Юлларыгыз ишле булсын,
Изге уйлар, җилләрем.
Чук каеннар сезне көтәр
Саный — саный көннәрен.
Назлап йомшак иркәләнә,
Сомгыл каен җилләргә.
Серләрен чишә җилләр дә —
Җиләләр чит илләргә.