Кайтырмын, әнкәем

Мамык шәлен салып иңнәреңә,
Мине еракларга озаттың.
Моңсулана балаң хәзер чит якларда —
Сүзен яттан белә һәр хатның.

Кайтырмын, әнкәем,
Бик соңлап булса да.
Түкмә син күз яшең,
Күңелең тулса да.

Мамык шәлен синең иңнәреңдә,
Көзге җилләр аны уйната.
Коштай очып кайтып җитер идем —
Арабызда күпме юл ята.

Кайтырмын, әнкәем,
Бик соңлап булса да.
Түкмә син күз яшең,
Күңелең тулса да.

Мамык шәлен синең иңнәреңдә,
Суынмасын иде җылысы.
Туган якны күпме сагынсам да,
Чит якларда әле каласы…

Кайтырмын, әнкәем,
Бик соңлап булса да.
Түкмә син күз яшең,
Күңелең тулса да.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
« »