Авылга бер кайтып китик

Әйдә әле, дускай, алчы гармуныңны,
Авылга бер кайтып китик әле.
Онытканнар икән тимәсеннәр,
Урамнардан җырлап (уйнап) үтик әле.

Без яшь чакта сөйгән сылуларның
Йокыларын бүлеп үтик әле.
Урам буйлап җырлап, гармун уйнап,
Үзәкләрен өзеп китик әле.

Әйдә әле, дускай, алчы гармуныңны,
Яшьлеккә бер кайтып урыйк әле.
Бу дөнъяда без дә бар икәнне
Исләренә төшеп узыйк әле.
Авылга бер кайтып китик әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.6 (12 голосов)
« »