Ике генә туры ат мин симерттем,
Кырлардагы кызылда төлке өчен.
Эй, алмам, багалмам,
Ай-һай, алмам, багалмам да,
Калса хәтерең таба алмам,
Кырлардагы кызылда төлке өчен.
Без килмәдек ашар-эчәр өчен,
Без килдек тә уен-көлке өчен,
Эй, алмам, багалмам,
Ай-һай, алмам, багалмам да,
Калса хәтерең таба алмам,
Без килдек тә уен-көлке өчен.
Агыйделкәй алкын, суы салкын,
Дулкыннары килеп тә какмасын, —
Эй, алмам, багалмам,
Ай-һай, алмам, багалмам да,
Калса хәтерең таба алмам,
Дулкыннары килеп тә какмасын.
Варианты песни
Бу җыр Насип Кучаев репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 30/05/2012 - 19:20
«
»