Үзем генә белгән юл белән

Үзем генә белгән юллар белән
Төшләремә кереп керәсең.
Сиңа гына сөйләр сүзләрем (серләрем) бар,
Бар әле, бар сине күрәсем.

Яннарыма кил син төшләремдә,
Җырларыма килгән юл белән.
Килми калсаң, үзем барырмын мин
Үзем генә белгән юл белән.

Үзем генә белгән юллар белән
Җырларыма килеп керәсең.
Сиңа гына бирер вәгъдәм бар,
Бар әле, бар сине күрәсем.

Яннарыма кил син төшләремдә,
Җырларыма килгән юл белән.
Килми калсаң, үзем барырмын мин
Үзем генә белгән юл белән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »