Бала чагым

Уйларым да минем уклар булса,
Кирелептә атыр җаным юк.
Балачакны үлеп сагынсам да,
Кире кайтыр гына әмәл юк.
Балачакны үлеп сагынганда,
Кире кайтыр гына әмәл юк.

Сау бул, сау бул бала чагым,
Сау бул яшьлек таңым.
Сау бул минем бу донъяда,
Кайтмый торган ягым.
Сау бул, сау бул бала чагым,
Сау бул яшьлек таңым.
Сау бул минем бу донъяда,
Кире кайтмый торган ягым.

Тормыш юлын күзәтеп кенә киләм,
Мин бу җирдә бары үз заман.
Күңелкәем ярасыннан беләм,
Матур сүздән кара уй яман.
Күңелкәем ярасыннан беләм,
Матур сүздән кара уй яман.

Саубул, саубул бала чагым,
Саубул яшьлек таңым.
Саубул минем бу донъяда,
Кайтмый торган ягым.
Саубул, саубул бала чагым,
Саубул яшьлек таңым.
Саубул минем бу донъяда,
Кире кайтмый торган ягым.

Туган үскән генә җиркәемнең,
Кадерләрен инде мин беләм.
Сагыш томанында адашканда,
Бала чагым сиңа мин киләм.
Сагыш томанында адашканда,
Бала чагым сиңа мин киләм.

Сау бул, сау бул бала чагым,
Сау бул яшьлек таңым.
Сау бул минем бу донъяда,
Кайтмый торган ягым.
Сау бул, сау бул бала чагым,
Сау бул яшьлек таңым.
Сау бул минем бу донъяда,
Кире кайтмый торган ягым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »