Күзләремә кара (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Уемны беләсең килсә,
Кара син күзләремә.
Күңелем кыллары нечкә,
Гәҗәпләнә күз яшемә.

Зәңгәр күктә йолдыз чүпләр,
Җәер идем юлыгызга.
Дөнъя матур, ак бәхетләр,
Бирсен Ходай барыбызга.

Аерылсак та беразга,
Ямансулап юксынам.
Сезне күрмәсәм дусларым,
Донъяда тормыш юк сыман.

Зәңгәр күктә йолдыз чүпләр,
Җәер идем юлыгызга.
Дөнъя матур, ак бәхетләр,
Бирсен Ходай барыбызга.

Вакыт көтеп тормый безне,
Кадерен белик һәр көннең.
Иң кыйммәтле минем өчен,
Җылы карашыгыз сезнең.

Зәңгәр күктә йолдыз чүпләр,
Җәер идем юлыгызга.
Дөнъя матур, ак бәхетләр,
Бирсен Ходай барыбызга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »