Добавлено Almaz в ЧТ, 07/06/2012 - 23:53
Әллә килер юлларыңны
Ак карлар капладымы?
Әллә күңелеңнең бурандай
Ярчыган чакларымы?
Йөрәгемдә давыл калды
Ә тышта буран үткән.
Көтәм, көтәм — зарыгып көтәм.
Уф, сагындым, иркәм!
Әллә син белмисең микән
Ничек сагынганымны?
Әллә инде юл чатынада
Аптырашта калдыңмы?
Йөрәгемдә давыл калды
Ә тышта буран үткән.
Көтәм, көтәм — зарыгып бетәм.
Уф, сагындым, иркәм!
Әллә калдыңмы адашып
Язмышың юлларымда?
Әллә ятларның моңымы
Йөрәгем кылларында?
Йөрәгемдә давыл калды
Ә тышта буран үткән.
Көтәм, көтәм — зарыгып көтәм.
Уф, сагындым, иркәм!