Аккош күле (икенче вариант)

Килде көткән язлар,
Күңел тулы назлар,
Киң аланнар гөлгә күмелә.
Үткәннәрне уйлап,
Бер аз яман сулап,
Килдем әле Аккош күленә.

Аккош күле тонык,
Тирә-ягы тымык,
Сер сөйләшә зифа камышлар.
Һичкенә дә тыңмый,
Колагымда (күңелемдә) чыңлый,
Таныш моңнар, таныш тавышлар.

Бәлки килерсең дип,
Килсәң күрерсең дип,
Яр башында учак кабыздым.
Пар аккошлар суда,
Горур йөзеп уза,
Ә, мин ярда япа — ялгызым.

Тагы көзләр җитер,
Пар аккошлар китер,
Моңсуланып калыр камышлар.
Күңел һаман көтәр,
Йөрәк эрнеп тибәр,
Аерганга безне язмышлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »