Чәчкәйләрең толым — толым

Чәчкәйләрең толым — толым,
Аны ничек үрәсең?
Толым—толым чәчләреңне,
Толым—толым чәчләреңне
Көндә килә күрәсем.

Кара карагаттай кара
Күзләреңнең карасы.
Күзем кара булгангадыр,
Күзем кара булгангадыр,
Бигерәк серле карашы!

Хикмәт анда гына түгел,
Керфекләрең сер генә.
Керфекләрең сирпеп кенә,
Керфекләрең сирпеп кенә
Карадың бит бер генә!

Йөрәк өчен күп кирәкме?
Җиткән бер карашың да!
Тик гомергә калсам микән,
Тик гомергә калсам микән
Күзеңнең карасында!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »