Соңгы юлга озатам әниемне

Бәгырьләрне телеп, өметләрне өзеп,
Киттең дөньябызны ятимләп.
Өебезнең нуры, бакчабызның гөле
Бер мизгелдә сүндең, шиңдең лә.

Соңгы юлга озатам әниемне,
Кайгылардан башым әйләнде.
Ахирәтенең юлы тик беръяклы —
Кайтмас инде әни әйләнеп.

Күпме югалтулар булды бу дөньяда!
Тешне кысып, барсын кичердем,
Газиз әниемнең иртә китүләре
Сары сагыш булып киптерде.

Соңгы юлга озатам әниемне,
Кайгылардан башым әйләнде.
Ахирәтенең юлы тик беръяклы —
Кайтмас инде әни әйләнеп.

Әниләрне салкын гүргә иңдергәндә
Елый хәтта кабер ташы да.
Ак шәлләрен ябып, читекләрен киеп,
Чыкмас инде әнкәй каршыма.

Соңгы юлга озатам әниемне,
Кайгылардан башым әйләнде.
Ахирәтенең юлы тик беръяклы —
Кайтмас инде әни әйләнеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (8 голосов)
« »