Кемдер керде арага…

Санаулы көннәр тиз уза,
Күгең аяз чагында…
Әле генә җәйләр иде…
Инде кошлар кагына.

Әле генә бергә идек,
Кемдер керде арага.
Сөюдән шашкан йөрәкне
Салды кинәт ярага.

Син дә горур, мин дә горур —
Без бит төрле ярларда.
Кыраулардан шиңгән гыйшык
Нишләр салкын карларда.

Көтикме бозлар киткәнен,
Көтикме җәй җиткәнен?
Ачы җилләр бер ни дәшми…
Каера көймә җилкәнен…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
« »