Алып кит син серләремне…

Күңелләрем шашый кайчагында
Галәмемдә йолдыз атыла,
Серем сөйләр идем — кемем дә юк
Тик болытлар гына агыла.

Алып кит син, болыт, серләремне
Яңгыр булып яудыр гөлләргә.
Сөйгән ярлар уртак тел тапсыннар
Икәү генә калган төннәрдә.

Елга ярларына киләп сөйлим
Серләремне аккан суларга.
Дәрьяларга альш китәр бәлкем
Кемдер килер аны тыңларга.

Иксез-чиксез дөнъяның читендә
Минем кебек бер ялгыз булса,
Сәламемне алып, бәлкем җавап бирер —
Тәкъдиремдә язган яр булса.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.7 (3 голоса)
« »